17-19 май көннәрендә Казанда «Мирас» спорт комплексы базасында спорт аэробикасы буенча «Алтынчәч» Бөтенроссия ярышлары һәм «Туган Батыр» төбәкара ярышлары узды. Чарада Россия Федерациясенең 20 субъектыннан 1000 гә якын спортчы катнашты. Катнашучылар санына ДХР аэробистлары кергән.
«Алтынчәч» ярышларында Татарстан спортчылары 4 комплект медаль яуладылар: бер көмеш һәм өч бронза медаль.
«12-14 яшь» яшь категориясе:
«Гимнастика платформасы» дисциплинасы
2 урын – Козубов Роман, Базарбаева Вероника, Кашпарова Елизавета, Мәрданова Талия, Вәлиуллина Рамина, Трофимова Ксения;
3 урын – Асанова Диана, Гайнетдинова Камилә, Гәрәева Эльвина, Фәритова Амалия, Элремова Элина, Закирова Камилә, Канипова Сөмбел, Фәхретдинова Ләйсән
«15-17 яшь» яшь категориясе
«Индивидуаль чыгышлар. Ир-атлар» дисциплинасы
3 урын – Гарин Даниил;
«Катнаш парлар» дисциплинасы
3 урын – Гарин Даниил, Хисмәтуллина Мәдинә
«Туган батыр» ярышларында «Динамо» ширкәте вәкилләре 14 комплект бүләккә лаек булды: 4 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль.