Александр Даренков Россия спорт җәмәгатьчелеге исеменнән чик сакчыларын котлады

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

28 майда Казан шәһәренең Җиңү Паркында чик буе гаскәрләре оешуның 106 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. 

Чарада гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары, аларның туганнары һәм якыннары, Россия ФСБ чик буе хезмәте хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм ветераннар оешмалары, башкарма хакимият һәм руханилар вәкилләре катнашты.

Россия спорт җәмәгатьчелеге исеменнән чик сакчыларын Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, Россия Сугыш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков котлады. 

Ул «Татарстан Республикасы Чик сакчылары берлеге» оешмасының яшь буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә һәм спорт чараларын оештыруда ярдәм итүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, шулай ук чик буе гаскәрләре ветераннарына бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International