Идел буе университеты җыелма командасы — футбол буенча югары уку йортлары Спартакиадасы чемпионы

2024 елның 17 мае, җомга

15 майда «Буревестник» укыту-спорт комплексы кырында Татарстан Республикасы югары уку йортлары спартакиадасының футбол буенча финалы булды. Хәлиткеч матчта Идел буе университеты җыелма командасы Казан милли тикшеренү технология университеты командасы белән очрашты. 

«Идел буе университеты командасы — студентлар футболының республикада гына түгел, Россиядә дә лидеры. Без — Татарстан Республикасы Студентлар футбол лигасының күп тапкыр чемпионнары, Россия чемпионатында җиңүчеләр һәм бронза призерлар, ә узган сезонда ике җыелма команда булып Милли Студентлар футбол лигасында чыгыш ясадык, — дип шәрехләде футбол һәм хоккей кафедрасы мөдире Валерий Поканинов. — Бу юлы Спартакиаданы тигез, ышанычлы үттеләр. Финал уеннарында характер һәм сыйфатлы уен күрсәттеләр, лидерлык позицияләре шуның белән расланды. Бу җиңү көз көне узачак Гомумроссия дивизионы финалына турыдан–туры юллама бирә, ә әлегә Милли Студентлар футбол лигасының беренче турына әзерләнүне дәвам итәбез, ул Тамбовта июньдә узачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International