Казанда Бөтенроссия футбол көне билгеләп үтелә

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

1 июньдә Казанда «Рубин» футбол клубының спорт базасында «Бөтенроссия футбол көне»бәйрәме узачак. Министрлык тарафыннан Балаларны яклау көне кысаларында оештырылган чара барлык футбол һәм спорт сөючеләр өчен төрле программа тәкъдим итәчәк.

Кунакларны шәхси һәм балалар-яшүсмерләр футбол мәктәпләре күргәзмәсе, кырда осталык күрсәтергә мөмкинлек бирүче аттракционнар, шулай ук яшь спортчыларга беренче «футболчы паспортларын» тапшыру тантанасы көтә. ДЮСШ һәм ишегалды командалары арасында мини-турнирлар үткәреләчәк.

Кичке программа иҗат коллективларының концерт чыгышларын, шулай ук РФС амбассадоры Руслан Нигъмәтуллинның автограф-сессиясен үз эченә ала. 

Яшь футболчыларны һәм аларның әти-әниләрен җыю 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Мондый бәйрәмнәрдә катнашу гаилә бәйләнешләрен ныгытуга һәм гаиләләрдә спорт культурасын формалаштыруга ярдәм итә.

Бәйрәм 2024 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International