20-25 майда Яр Чаллы шәһәрендә синхрон йөзү буенча «Су Анасы» Бөтенроссия ярышлары, Россия ГРАН-присының 3 этабы узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 13 субъектыннан 200дән артык спортчы катнашты: Башкортостан Республикасы, Удмурт Республикасы, Краснодар крае, Пермь крае, Мәскәү өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Саратов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург шәһәре, Ханты-Манси автономияле округы, Татарстан Республикасы.
Татарстан Республикасы җыелма командасы ир-атлар, хатын-кызлар категориясендә 6 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады. 4 алтын, 2 көмеш һәм бер бронза 13-16 яшьлек егетләр категориясендә.
Профессиональ спорт ярышлары нәтиҗәләре буенча Гран Приның 3 нче этабы Валерия Попова Соло техник дисциплинасында 2 нче урынны һәм соло ирекле дисциплинасында 1 нче урынны алды.
Синхрончылар Валерия Попова һәм Аделина Сагитова дуэты техник һәм ирекле программада иң яхшысы булды.
Команда ярышларында Татарстан спортчылары төркемнәр арасында иң яхшылары булдылар һәм акробатикада 2 урын яуладылар. Команда составында Лямасова Александра, Малышева Виктория, Попова Валерия, Сәгытова Аделина, Сәгытова Эльвина, Ризванова Аделя, Хәбибуллина Диана, Сәйфетдинова Арина, Белоглазова Амалия , Морина Виолетта, Харисова Сабина, Белова Ярослава чыгыш ясады.