«Казан» гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгында йога буенча күнегүләр башланды

2024 елның 31 мае, җомга

«Казан» гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгында иртәнге йога буенча күнегүләр башланды.  Дәресләр атнага дүрт көн үткәреләчәк, шәһәр халкына тән һәм акыл арасында гармонияне җайга салырга ярдәм итәчәк.

Сишәмбе һәм җомга көннәрендә тренировкаларны йога студиясе Yoga luna оештыра, дәресләр иртәнге 7:00дә башлана. Катнашу өчен whatsapp аша +7 (917) 875-73-05 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә.

Nuga Yoga студиясе теләүчеләрне чәршәмбе көнне 7:00 сәгатьтә күнегүләргә кушылырга чакыра. Яздыру өчен +7 (917) 909-64-35 номеры буенча WhatsApp аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук йога сөючеләр шимбә көннәрендә 7:00 сәгатьтә «Ярат»студиясе оештырган дәресләргә йөри ала. Тренировкаларга язылу өчен +7 (986) 905-88-41 телефоны буенча элемтәгә керергә кирәк.

Теләге булган һәркем «Казан» Гаилә үзәгендә саф һавада йога практикасына кушыла һәм ләззәтләнә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International