Хәлил Шәйхетдинов ТРда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен ЦЭСИ җитәкчелеген һәм хезмәткәрләрен бүләкләде

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен күкрәк билгесе белән «Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Кудрявцева Алевтина Николаевна, шулай ук Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен — мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендә программалаштыру мәсьәләләре буенча секторның баш белгече Ренат Айрат улы Хәсәнов бүләкләнде.

Бүләкләрне ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды. Шул ук вакытта ул Алевтина Николаевна һәм Ренат Айратовичка көндәлек хезмәтләре һәм спорт ведомствосына тармакны үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International