30 майдан 2 июньгә кадәр Мәскәүнең Ишкәкчеләр каналында Ишкәкчеләр спорты буенча Зур Мәскәү регатасы халыкара ярышлар уза.
Ярышларда 8 илдән 1500дән артык спортчы катнаша: Куба, Сербия, Пакстан, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь Республикасы, Әрмәнстан һәм Россия. Спортчылар өлкәннәр, 23 яшькә кадәрге һәм 19 яшькә кадәрге юниорлар, ветераннар, студентлар һәм һәвәскәрләр арасында медальләр уйнатачак.
Беренче ярыш көнендә Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары:
2 урын - җиңел авырлыктагы парлы парда Александр Фомин (2хлв);
3 урын - Полина Мухорчева җиңел авырлыктагы парлы парда (2хлв)