Татарстан самбочылары «Динамо» бөтенроссия ярышларында призер булдылар

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

28-31 май көннәрендә Ульяновск шәһәрендә, СРК ОГКУ «СДЮСШОР» манеж базасында 18-20 яшьлек яшүсмерләр арасында самбо һәм сугышчан самбо буенча «Динамо» җәмгыятенең бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән барлыгы 110 спортчы катнашты.

Татарстанлылар төрле дәрәҗәдәге 8 медаль яуладылар. 

Ярышларның чемпионнары:

Ранис Нуриәхмәтов (хәрби самбо, 58 кг);

Вадим Куприянов (самбо, 79 кг)

Көмеш бүләкләргә лаек булучылар:

Василий Иванов (хәрби самбо, 64 кг);

Руслан Белоусов (сугышчан самбо, 71 кг);

Данил Хәмизов (самбо, 98 кг)

Бронза медальләр яулаган спортчылар:

Прохор Исаев (хәрби самбо, 71 кг);

Әмин Әмирханов (самбо, 58 кг);

Данил Илларионов (самбо, 53 кг)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International