31 май һәм 1 июнь көннәрендә Электросталь шәһәренең «Мир спорта Сталь» стадионында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының 4нче туры матчлары узды.
Динамо дербисының беренче уены Араик Маргарян тәрбияләнүчеләренә җиңү китерде -5:2. Матчның беренче яртысында бердәнбер голны Николай Янкун кертте, икенче яртысында аерманы Денис Стариенко, Александр Гилев, Семен Матковский һәм Артур Атаев арттырды. Ә җавап итеп «Динамо-Электросталь» уенчылары Степан Антипенко һәм Артур Надыршинның кертелгән ике туп белән генә җавап бирделәр.
Икенче очрашу төп вакытта 1:1 исәбе белән тәмамланды. Казанлы Алексей Соболевский, ә кыр хуҗаларының Дмитрий Кураев төгәллеге белән аерылып торды.
Аннары матчтан соңгы буллитлар булды, аларда Казанның динамовчылары төгәлрәк һәм ышанычлырак эш итте. Счет 4: 2 «Динамо-Ак Барс» файдасына. Буллитларны Павел Голубев, Алексей Соболевский, Денис Стариенко һәм Илфат Җамалетдинов («Динамо-Ак Барс»), Дмитрий Кураев һәм Андрей Кураев («Динамо-Электросталь») гамәлгә ашырдылар.
Алдагы матчларны 21 тапкыр Россия чемпионнары өйдә, Чирәмдәге хоккей үзәге кырында үткәрәчәк. 7 һәм 8 июньдә көндәш Мәскәүнең «Восток» командасы булачак.