30 майдан 2 июньгә кадәр Мәскәүнең ишү каналында ишү спорты буенча «Зур Мәскәү регатасы» халыкара ярышлары уза.
Ярышларда 8 илдән – Куба, Сербия, Пакистан, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь Республикасы, Әрмәнстан һәм Россия – 1500 дән артык спортчы катнаша. Спортчылар өлкәннәр, 23 яшькә кадәрге һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр, ветераннар, студентлар һәм һәвәскәрләр арасында медальләр уйнатачак.
Татарстан Республикасы җыелма командасы финаллары нәтиҗәләре:
1 урын –Филаретов Никита парлы парда (2х);
2 урын - Косов Артем дүртледә рульсез (4-);
3 урын - Фомина Александра җиңел үлчәүдә ялгызы (1хлв).