БРИКС уеннары финалына спортның җиде төрендә барлык билетлар сатылып беткән

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Казандагы БРИКС илләре уеннары башланырга 10 көн кала җанатарлар спортның җиде төре буенча финалга билетларны сатып алдылар.

Сату динамикасына караганда, спорт сөючеләр арасында бадминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт һәм нәфис гимнастика аеруча популяр. БРИКС илләре уеннары кысаларында аларның финалларына билетлар инде сатып алынган.

Хәзер җанатарлар бу спорт төрләре буенча ярышларның чиреккә һәм ярымфинал көннәренә билетларны актив сатып ала. Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, БРИКС илләре уеннары быел февраль-март айларында Казанда узган Киләчәк уеннары уңышын узып китә алды. Ул вакытта турнир башланырга ике атна калгач «Роботлар сугышы» дисциплиналарында һәм Dota2 буенча турнирда финалларга билетлар сатып алынды.

«БРИКС илләре уеннарына без билетлар сатуны алар башланырга 50 көн кала гына ачтык, әмма беренче көннәрдә үк 100 мең тирәсе билетның 10%н саттык. Уеннарны ачу тантанасына ике атна кала, бездә инде җиде финалга барлык урыннар да сатылган һәм тагын берничә спорт төре буенча солд аут якынлаша. Ышанам ки, безне, узган Киләчәк уеннарындагы кебек үк, аншлаглар көтә», - дип белдерде Владимир Леонов.

Җанатарларга уңайлы булсын өчен БРИКС 2024 Уеннарының билет программасы буенча юл күрсәткече барлыкка килде. Анда тамашачылар өчен кирәкле барлык мәгълүмат - Уеннарның спорт программасы, күрсәтелә торган сервислар, файдалы киңәшләр тупланган. Аны сылтама буенча күчереп алырга мөмкин

Казандагы 2024 елгы БРИКС уеннарына билетларны БРИКС Уеннарының рәсми сайтында яисә турнирның рәсми партнеры kassir.ru сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International