Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң «Яшь гвардия» Казан балалар спорт-сәламәтләндерү лагеренда булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
«Аккош» урман паркындагы «Яшь гвардия» лагере 1932 елда төзелгән. Соңгы тапкыр анда реконструкция 1961 елда үткәрелгән. 9,37 га мәйданда эшләр башкарылганда барлык иске биналар диярлек сүтелгән. Алар урынына 10 йокы һәм 2 административ корпус төзелгән. Аларда суүткәргеч һәм канализация үткәрелгән, кер юу һәм душ бүлмәләре җиһазландырылган. Спорт инфраструктурасы тулысынча яңартылган һәм территория төзекләндерелгән.
Ел саен җәйге чорда лагерьда 4 сменада кимендә 950 бала ял иткән. Быел ремонттан соң лагерьның проект куәте 5 сменага һәм 1400 балага (сменага 280 кеше) кадәр артты.
Рөстәм Миңнеханов клубның яңа бинасын, йокы корпусларын, медицина пунктын, ашханәне, беседкаларны, шулай ук футбол кырын карады.
Лагерьның беренче сменасын ачу уңаеннан тантаналы линейкада Рөстәм Миңнеханов балаларны балаларны яклау көне белән котлады. «Искиткеч лагерь, „Артек“тан бернәрсә белән дә калышмый. Монда ял оештырудан тыш, тренировкаларга да аерым игътибар бирелә. Сез барыгыз да спортчылар. Көчле, уңышлы һәм нык торучан булыгыз. Спорттагы үҗәтлек күбесенчә уңышны билгели», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Илсур Метшин республика җитәкчелегенә балалар лагерьларын яңартуда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Гаилә елында без капиталь ремонтланган, ә бу очракта яңадан төзелгән бишенче лагерьны ачабыз. Балалар өчен биредә иң уңайлы шартлар тудырылган», - диде Казан мэры.
Лагерьда яшь спортчылар дүрт спорт төре буенча әзерлек узалар: футбол, баскетбол, тимераякта шуу һәм җиңел атлетика. Тренировкалар өчен резина өслекле баскетбол һәм ике баскетбол-волейбол мәйданчыклары, ясалма газонлы мини-футбол мәйданчыгы, җир һәм ком өслекле ике стандарт булмаган футбол кыры җиһазландырылган.