«Динамо» ширкәте спортчылары ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионнары булды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

31 майдан 3 июньгә кадәр Люберцы шәһәренең «Триумф» спорт сараенда студентлар арасында ВТФ тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан спортчылары исәбендә 4 алтын һәм 2 көмеш медаль.

Россия чемпионнары титулын түбәндәгеләр яулады: Захар Басов - 54 кг га кадәр һәм Эмиль Алиев – 80 кг га кадәр (Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре), Ханмагомед Рамазанов - 74 кг га кадәр (Казан федераль университеты), Юлия Казрятова - 46 кг га кадәр (Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты).

«Динамо» ширкәте вәкилләре 63 кг га кадәр (НГПУ) Сергей Кирсанов һәм 87 кг дан артык (КФУ) Глеб Махеев көмеш медаль ияләре булдылар.

Әлеге ярышлар Башкортстанда июнь-июль айларында узачак 2024 елгы IX Бөтенроссия җәйге Универсиадасына сайлап алу ярышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International