Татарстан буенча ГТО төбәк операторы «Әти, әни, мин — ГТО спорт гаиләсе» конкурсына йомгак ясады. Ул Гаилә елына багышланган иде, шулай ук «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры килде.
Конкурс эшләре ике номинация буенча кабул ителде: компьютер рәсемнәре һәм компьютер анимациясе. Конкурсның муниципаль этабында 5-7 сыйныф укучыларының 1000гә якын эше тәкъдим ителде. Киләсе этапка 2 муниципаль берәмлектән 44 иң яхшы эш үтте.
«Компьютер рәсемнәре» номинациясендә җиңүчеләр булдылар:
- Эльвина Гәрәева (Азнакай районы);
- Полина Силантьева (Әлмәт);
- Наил Мөхәммәтханов (Балык Бистәсе районы);
- Инсаф Шакиров (Балтач районы);
- Ринас Шәмсетдинов (Ютазы районы).
«Компьютер анимацияләре» номинациясендә җиңүчеләр:
- Сәидә Сәгъдиева (Азнакай районы);
- Данияр Инсапов (Баулы районы);
- Гадел Тударинова (Чистай районы);
- Алексей Шуркин (Чүпрәле районы).