7 июньдә Казанда шахмат буенча «Р.Г. Нәҗметдинов мемориалы» Россия Кубогы этабы узачак. Турнирда илнең 550дән артык спортчысы катнашачак, турнирның приз фонды 500 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
Турнир кысаларында ике тапкыр дөнья вице-чемпионы, ике тапкыр Россия чемпионы, Россия командасы составында ике тапкыр дөнья чемпионатында җиңүче һәм шахмат буенча Европа чемпионы Ян Непомнящий белән иҗади очрашу булачак.
Очрашу программасында:
09:30 – «Р. Г. Нәҗметдинов мемориалы» Россия балалар Кубогы этабын ачу (Бутлеров ур., 4, КФУ актлар залы);
10:00 – Ян Непомнящий белән иҗади очрашу (Бутлеров ур., 4, КФУның актлар залы);
16:00 – матбугат конференциясе (Бутлеров ур., 7, Р. Г. Нәҗметдинов Республика шахмат мәктәбе)