«НУР-Динамо» командасы — дзюдо буенча бөтенроссия ярышларында бронза призерлар

2024 елның 4 июне, сишәмбе

2 июньдә Армавирда 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Анда илнең дүрт федераль округыннан 200гә якын спортчы катнашты.

Татарстанның «Динамо» җәмгыяте вәкилләре көмеш һәм бронза медальләр яуладылар.

Ярышлар йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында «НУР-Динамо» командасы 3 нче урынны алды. Олимпия көрәше буенча ИФО командасы составында 2 урынны Николай Александров яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International