2017 елдан Татарстан Республикасында «Россия — минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы эшли. Бу Россиядәге иң зур экспозиция комплексы. Аның мәйданчыклары географиясе бөтен Россия буйлап җәелә һәм 26 шәһәрне тәшкил итә.
Паркта мәгълүмат чараларының яңа формалары: сенсор өстәлләр һәм экраннар, проекторлар һәм планшетлар, кинотеатрлар, лайтбокслар һәм башкалар тәкъдим ителгән. Күргәзмәләр Россиянең иң зур тарихи чорларына багышланган.
Казанда «Россия — минем тарихым» паркы Оренбург таркты, 8 адресы буенча урнашкан. Хәзерге вакытта анда Рюриковичлар һәм Романовлар династияләре, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы тарих һәм Татарстан тарихы турындагы күргәзмәләр бар. Экспозициягә керү ирекле, әмма аудиогидны арендага алу яки төркемле экскурсиягә язылу мөмкинлеге бар.
«Россия — минем тарих» тарихи паркы турында тулырак мәгълүматны аларның рәсми сайтында белергә мөмкин: https://kazan.myhistorypark.ru/