«Төньяк характер» арктик экстремаль проекты – ул экстрим белән чиктәш актив ял итүнең яңа форматы каршылыклары полосасы. Монда һәр катнашучының максаты – бер-берсе белән көрәшү түгел, ә трассаны узу. Таныш булмаган кешеләр белән хезмәт коллективлары арасында команда рухы тудыру һәм аларны сәламәт яшәү рәвеше һәм патриотизм идеясе тирәсендә берләштерү.
Ярышлар 2020 елдан бирле ике категориядә үткәрелә: «профи» һәм «һәвәскәрләр». Катнашучылар шәхси зачетта да, команда зачетында да ярыша алалар.
Агымдагы елда «Төньяк характер. Кыш» Салехардта узды. Кырыс климат шартларына карамастан, анда 700 дән артык сәламәт яшәү рәвешен яратучылар катнашты. Алда тагын 4 этап тора:
«Төньяк характер. Җәй» Яңа Уренгойда 28-20 июньдә узачак;
«Төньяк характер. Велодрайв» - 10-11 август Тарко-Салада;
«Севреный характер. Трейл» 24-25 августта Поляр Урал тауларында Харпта;
«Төньяк характер. Көз» - 21-22 сентябрь көннәрендә Губинск шәһәрендә.
Чараларда катнашу өчен сайтта теркәлергә мөмкин https://северныйхарактер.рф
Сүз уңаеннан, абсолют зачетта җиңүче команда 90 мең сум акча алачак, шәхси беренчелектә — 18 мең сум.