Казанда 2024 елгы БРИКС илләре уеннарын үткәргәндә файдаланылачак спорт объектларын йөреп чыктылар. Анда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ директоры Нияз Ситдыйков, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАО генераль директоры Максим Денисов, Идел буе спорт университеты ректоры Рафис Борһанов, шулай ук объектларның үз директорлары катнашты.
Алар 2024 елның июнендә БРИКС уеннары ярышларын кабул итәчәк 14 объектның 8ен, шул исәптән Үзәк стадионны, «Ак барс» Көрәш сараен, Су спорт төрләре сараен, «Казан» халыкара спорт комплексын, Бокс һәм өстәл теннисы үзәген, Спортчылар авылын, Теннис академиясен һәм Ишкәкле спорт төрләре үзәген, карадылар.
«Бүген без үзебезнең яңартылган корылмаларны карадык. Аларның күбесендә бөтен эшләр тәмамланган. Инфраструктураның әзерлеге буенча куркыныч яки шик күрмибез. Республика һәм федераль үзәк җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Без үзебезнең спорт корылмаларының яңартылган базасын алдык, һәм шуның белән Казанда тулыландыру - илебездәге иң яхшы объектларның берсе.
Без Үзәк стадионны тулысынча яңарттык, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге нык үзгәрде, Ишү каналы, Су спорт төрләре сарае тулыландырылды. Теннис академиясендә, ат спорты манежында, Спортчылар авылында зур күләмдә ремонт эшләре башкарылган.
БРИКС уеннарына әзерлек график буенча бара. Спортчыларның төп ярышлары 10 июньдә башлана, ә инде 12 июньдә ачылу тантанасы була. Дөньяның 90нан артык иленнән зур делегацияләр, 5000гә якын катнашучы көтәбез. Барыгызны да Казандагы уеннарда һәм телевизор экраннары янында көтәбез», - дип нәтиҗә ясады Владимир Леонов.
Казандагы 2024 елгы БРИКС уеннарына билетларны БРИКС Уеннарының рәсми сайтында яисә турнирның рәсми партнеры kassir.ru сайтында алырга мөмкин.