7 июньдә Казанда шахмат буенча «Р.Г. Нәҗметдинов мемориалы» Россия Кубогы этабы узачак. Турнирда 550дән артык спортчы катнашачак. Турнирның приз фонды 500 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
Үткәрү кысаларында яшь шахматчылар ике тапкыр дөнья вице-чемпионы, ике тапкыр Россия чемпионы һәм Россия командасы составында ике тапкыр дөнья чемпионаты җиңүчесе, шахмат буенча Европа чемпионы Ян Непомнящий белән очрашачак.
Очрашу программасында:
9.30 - «Р. Г. Нәҗметдинов мемориалы» Россия балалар Кубогы этабын ачу (Бутлеров ур., 4 адресы буенча, КФУның актлар залы);
10.00 - ике тапкыр дөнья вице-чемпионы, МГ Ян Непомнящий белән иҗади очрашу (адресы: Бутлеров ур., 4, КФУның актлар залы).