Марта Мартьянова Союздаш дәүләт чемпионатында җиңүче булды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Бу көннәрдә Минскта фехтование буенча Союздаш дәүләтнең ачык чемпионаты уза. Турнирның җиңүчесе Олимпия чемпионы Марта Мартьянова булды, ул хәлиткеч очрашуда Аделина Заһидуллинаны 15:14 исәбе белән җиңде.

Бүләкләүне рапирада фехтование буенча олимпия чемпионы, ун тапкыр дөнья чемпионы Александр Романьков һәм Белоруссия республика фехтование федерациясе рәисе Виталий Соколовский үткәрде.

2 урын — Аделина Заһидуллина (Башкортстан)

3 һәм 4 урын – Кристина Самсонова (Курск өлкәсе) һәм Светлана Трипапина (Мәскәү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International