1-2 июнь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә балаларны яклау көненә багышланган «Шифа Кубогы» на бокс буенча төбәкара турнир узды.
«Юбилейный» мәдәният һәм ял паркында рингка 9-16 яшьлек 56 боксчы чыкты.
Ярышларга Казаннан килгән дүрт яшь Динамо егете дә ярышлар нәтиҗәләре буенча пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.
Алтын медальләрне Данияр Камалов (2014 елда туган, 30 кг), Арман Шахмиранян (2012 елда туган, 30 кг), Әмир Гәрәев (2013 елда туган, 30 кг) һәм Марк Леванов (2013 елда туган, 36 кг) яуладылар.
Турнирда җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын - халыкара класслы спорт мастеры Гадел Зәйнетдиновны һәм спорт мастеры Шамил Котлубаевны котлыйбыз.