8 июньдә Казанда «Стрела-Ак Барс» регби буенча Россиянең гамәлдәге чемпионы «Локомотив-Пенза»га каршы уйнаячак. Матч «Тулпар» стадионында узачак һәм Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башланачак.
Махсус бу матчка «Стрела-Ак Барс» җанатарлар фестивале оештыра – уен башланырга бер сәгать кала стадионда төрле тематик мәйданчыклар эшли башлый: «ARBUS» мульти-бас, призлы регби конкурслары, фудкорт, клуб партнеры Yamaguchi лаундж-зонасы, кубоклар белән фотозона, тере музыка, ди-джей сетлары һәм тег-регби буенча мини-турнир.
«Стрела-Ак Барс» һәм «Локомотив-Пенза» − килешмәүчән көндәшләр: 2024 елда командалар Саранскида Россия Суперкубогы өчен матчта очраштылар. Ул вакытта төп вакыт 19:19 тигез исәп белән тәмамланды, ә матчтан соңгы сугулар сериясендә казанлылар көчлерәк иде.
Командаларның яңа тарихында барлыгы үзара тугыз очрашу уздырганнар, һәм аларның үҗәт холкы турында барыннан да бигрәк бер факт сөйли – җиңүче бер тапкыр да оттыручыдан ун очкодан артыкка аерылмады. Әлегә «Локомотив» ягында статистик өстенлек − «Стрела-Ак Барс»ның дүртесенә каршы биш җиңү.