Казанның Совет районыннан физкультура укытучысы Россиянең иң яхшы 50 укытучысы исемлегенә керде

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Россия футбол берлеге педагоглар өчен «Футбол магниты» һөнәри конкурсына нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасыннан конкурста 2023/24 уку елында «Футбол мәктәптә» проектын гамәлгә ашырган 10 гомуми белем бирү оешмасы педагогы катнашты.

Безнең төбәктән бәйгенең җиңүчесе булып Казан шәһәре Совет районының Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицееның физик культура укытучысы Ранис Рәис улы Закиров танылды, ул Россия Федерациясе субъектларының иң яхшы 50 укытучысы исемлегенә керде. Ул акчалата приз һәм Мәскәүгә 1 июньдә танылган футболчылар һәм тренерлар катнашында бүләкләү тантанасына чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International