2 июньнән 5 июньгә кадәр Пермьдә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Турнирда Россиянең 26 субъектыннан 261 спортчы катнашты. Алар барысы да ил чемпионы исеме өчен генә түгел, Монголиядә узачак дөнья чемпионатына юллама өчен дә көрәштеләр.
Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә 19 авырлык категориясендә узды. Татарстан спортчылары 24 медаль яулады.
Ирекле стильдә җиңүчеләр:
- Тимур Латыйпов, 62 кг (Алексеевск районы урта мәктәбе)
- Радик Сәлахов, 100+кг (М.Ш. Бибишев ис. «Витязь» ОРСМ)
- Динә Гыйззәтуллина, 76 кг (ПДФКСһТ)
Классик стильдә:
- Алексей Абрамов, 62 кг (Алексеевск районы урта мәктәбе)
- Илнар Закиров Илнар, 68 кг (Алексеевск районы урта мәктәбе)
- Илназ Рамазанов, 75 кг (Тукай районы урта мәктәбе)
- Рәнис Гыйләҗетдинов, 100+кг (М.Ш. Бибишев ис. «Витязь» ОРСМ)
Призерларның тулы исемлеген сылтама буенча карарга була.