«Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар хоккей командасы Волгодонскидан «Дончанка»ны ике тапкыр җиңде: беренче матчта — 7:1 нәтиҗәсе белән һәм икенчесендә — 5:0 исәбе белән. Бу җиңүләр командага хатын-кызлар Суперлигасында лидерлык позицияләрен алырга мөмкинлек бирде.
4 июньдә Казан командасының Волгодонск спортчы кызларына каршы беренче матчы булды. Матч 7:1 исәбе белән тәмамланды. Голларны Юлия Сартакова (2,57 мин.), Богдана Садовая (11,49 мин.), Эльза Гобәйдуллина (19 мин.), Ирина Осипова (35 мин.), Яна Тартышная (45 мин.) кертте. Волгодонск хоккейчылары Казан кызларының капкасына бер генә тапкыр бәреп керә алды: Александра Евстефеева (45 мин.).
Икенче очрашу азагында таблода 5:0 исәбе язылган. Казан спортчыларына Ирина Осипованың - ике тапкыр (12,32 мин.), Эльза Гобәйдуллинаның (23 Мин.), Даяна Юшкованың (44 Мин.) һәм Юлия Сартакованың (56 Мин.) төгәл сугулары җиңү китерде.
Хатын-кызлар Суперлигасында өч турдан соң 18әр очкога ия «Динамо-Электросталь» һәм «Ак Барс-Динамо» алда бара. Әмма кертелгән-үткәрелгән туплар арасындагы аерма элеккечә үк Мәскәү астындагы клубташларныкында яхшырак: 48-5 безнең 37-3 ка каршы.