9 июньдә Менделеевск шәһәренең «Батыр» спорт мәктәбендә Батырлык ордены кавалеры, МХО вакытында һәлак булган рухани Анатолий Григорьев истәлегенә пычак ыргыту буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
Турнирны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиеев, РССБ ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков һәм Милли куркынычсызлык академиясенең Иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Сергей Алексеев, шулай ук Анатолий Григорьевның дуслары һәм хезмәттәшләре катнашачак.
Пычак ыргыту буенча Чемпионат һәм беренчелек Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Путинга ярдәм итү Бөтенроссия комитетының Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә узачак. Чараны Россия сугышчан сәнгать берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге, РФ Милли куркынычсызлык академиясенең Иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе һәм ТР пычак ыргыту федерациясе оештыра.
Ачылу тантанасы 13:00 сәгатьтә була. Ярышларга керү ирекле.