«Динамо-Яшел Үзән» – чирәмдәге хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчесе

2024 елның 7 июне, җомга

6 июнь көнне «Чирәмдәге хоккей үзәге» стадионында 2013 елгы кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең йомгаклау туры узды. Ярышларның финалында 5 команда уйнады.

Уздырылган матчлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – « Динамо-Яшел Үзән» (тренеры – Людмила Юшкова)

Команданың иң яхшы уенчысы – Арина Абрамова

2 урын – «Мирный» (тренеры – Анастасия Чернова)

Команданың иң яхшы уенчысы – Софья Минейчева

3 урын – «Динамо-Яшел Үзән-2» (тренеры – Радик Сабитов)

Команданың иң яхшы уенчысы – Софья Буслаева

4 урын – «АкВа» (тренерлары – Татьяна Акунеева Татьяна һәм Дмитрий Васильев)

Команданың иң яхшы уенчысы – Анна Яковенко

5 урын – «Феникс» (тренеры – Виктория Серебрякова)

Команданың иң яхшы уенчысы – Ралина Касыймова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International