Свердловск өлкәсендә стендка ату буенча Россия Кубогының 4 этабы тәмамланды. Ярышларның финал көнендә Татарстан спортчылары 3 медаль яулады.
Скитта хатын-кызлар арасында Алинә Фазылҗанова җиңү яулады. Квалификациядә спортчы 125 мишеньнең 115ен, ярымфиналда — 26 аттырды. Алтын өчен матчта Алинә беренчел раунд лидеры Елизавета Евграфованы җиңде (35-33).
Ир-атлар турнирында бронза призеры Артем Глотов булды. Медальләрдән бер адымда Петр Егоров (4 нче урын), Сергей Демин һәм Екатерина Комарова (5 нче урын), Тимур Ананьенок (7 нче урын) тукталдылар.
Гомумән алганда, Россия Кубогының 4 этабы нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 5, шул исәптән 2 алтын медаль яулады.