10 июньнән 13 июньгә кадәр Пермьдә 10 яшькә кадәрге һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча «Смена» Бөтенроссия ярышлары узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 9 команда катнашты. Татарстан Республикасыннан берьюлы 3 команда – Татарстан җыелма, «Динамо-1» ОРССМ һәм «Динамо-2» ОРССМ командалары чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы командалары катнашында беренче матчлар бүген үк узачак:
10: 00 — «Динамо-2» ОРССМ vs. «Орленок» ОРССМ
11: 00 — «Динамо-1» ОРССМ vs. «Яшьлек»
14:00 – Татарстан җыелма командасы vs. «Динамо-2» ОРССМ
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Пермьдә малайлар арасында «Смена» ярышлары тәмамланган иде. Анда «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр алтын һәм көмеш медальләр яуладылар.