«Динамо - Ак Барс» хоккейчылары – 5 турдан соң Россия чемпионаты лидерлары

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

7-8 июнь көннәрендә чирәмдәге хоккей буенча ирләр арасында Россия чемпионатында 5 тур матчлары узды. Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы өйдә, чирәмдәге хоккей үзәге кырында 2 матч уйнады. Мәскәү «Восток» командасы белән ике очрашуны да казанлылар үз файдаларына тәмамлады.

Беренче уен 8:1 исәбе белән тәмамланды. Дошман капкасына Павел Глубев хет-трик кертте, тагын берәр голны үз исәбенә Руслан Амиров, Алексей Соболевский, Георгий Арусия, Артур Атаев һәм Артур Әхмәтзанов керттеләр. «Восток» Антон Нишинның бер генә тубы белән җавап бирде.

«Динамо-Ак Барс» икенче очрашуны «коры» төгәлләде - 5:0. Тупларны Даниил Гусаров, Георгий Арусия, Дмитрий Береза кертте, дубль Павел Голубев исәбендә.

Хәзерге вакытта «Динамо-Ак Барс» турнир таблицасында беренче урында тора, аның активында 23 очко бар. Киләсе турны команда Екатеринбургта 16 июньнән 21 июньгә кадәр үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International