9 июньдә Менделеевск муниципаль районының «Батыр» спорт мәктәбендә рухани һәм МХО катнашучысы, Батырлык ордены кавалеры Анатолий Анатольевич Григорьев истәлегенә пычак ыргыту буенча чемпионат һәм беренчелек булды.
Татарстанның 50дән артык спортчысы һәм якындагы төбәкләрдән килгән кунаклар югары дәрәҗәдәге медальләр өчен көрәште. Ачылу тантанасында катнашучыларны ТР Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия Сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан Республикасы буенча вице-президенты Эдуард Шәрәфиев, Россия Сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан Республикасы буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков, Милли Куркынычсызлык Академиясенең Иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы, дзюдо буенча СССР спорт мастеры, генерал-майор Сергей Алексеев, Владимир Путинга ярдәм итү буенча Бөтенроссия комитетының төбәк бүлеге рәисе Артур Сабирьянов һәм башкалар сәламләде.
Шулай ук тантана кысаларында Эдуард Шәрәфиевка «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә» медале тапшырылды. Мөхтәрәм кунакларга ТР Спорт пычак ыргыту федерациясеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Турнирның медальләре 6 яшь категориясендә үз ияләрен тапты. Җиңүчеләрнең тулы исемлеген сылтама буенча карарга була.