Рөстәм Миңнеханов БРИКС уеннары турында: чара җитди һәм бик мөһим

2024 елның 7 июне, җомга

Киләсе атнада, 12 июньдә, Казанда БРИКС уеннары башлана. Турнир югары дәрәҗәдә узсын өчен бөтен көчне куярга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

«Әлеге халыкара мультиспорт чарасы илебезнең БРИКСтагы рәислеге кысаларында уздырыла. Казанда 15 спорт объекты һәм Мәскәүдә 1 объект файдаланылачак. Барлыгы 27 спорт төре буенча 387 комплект медаль уйнатылачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

100 илдән 3,5 меңнән артык спортчы һәм 1,5 мең рәсми зат көтелә. Беларусь, Үзбәкстан, Кыргызстан, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән зур делегацияләр киләчәк.

«Чара җитди һәм бик мөһим. Аны лаеклы итеп уздырырга кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International