Ветераннарның ир-ат командалары арасында локаль конфликтларда һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә багышланган волейбол буенча XXIV халыкара турнир 7 июньнән 10 июньгә кадәр Светлогорскида узды. Ярышларда төрле төбәкләрдән 50 яшьтән өлкәнрәк ветераннар командалары катнашты.
Беренчел этапны һәм ярымфиналны бер генә җиңелүсез үтеп, «Динамо-Татарстан» командасы хәлиткеч матчта Калининградның «Лукойл» командасын җиңде. Шулай итеп, Татарстан волейболчылары турнирның җиңүчеләре булдылар.