21 июньдә Алексеевск «Темп» универсаль спорт залы мәйданчыгында Бөтенроссия Олимпия көненә багышланган спорт-массакүләм чара узды. Әлеге бәйрәмнең максаты-олимпия хәрәкәтен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм «ГТО»ВФСКНЫ үстерү.
Чарада 8 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге 95 бала катнашты. Алар комплексның төп программасыннан 5 ГТО нормативын үтәделәр. Аңа басып торудан алга таба авышу, кулларны бөгеп һәм җәеп, урыннан озынлыкка сикерү, 30 метр йөгерү, 150 грамм авырлыктагы туп ыргыту керә.
Урыннар 100 баллы система буенча бүленә. Иң көчле, сыгылмалы, җитез һәм чыдамлылары грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Шулай ук һәр катнашучы туңдырма алды.