Витебск шәһәрендә ветеран - парашютчылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында парашют спорты буенча Беларусь Республикасының V ачык чемпионаты, «Витебск дусларын җыя» парашют фестивале тәмамланды.
Турнирда 33 спортчы, 8 команда катнашты. Команда зачетында Россия ПСФ хатын-кызлар җыелма командасы иң көчлесе булды, аның составына Татарстан Республикасы спортчысы Говорова Анджела керде. Шәхси зачетта Анджела шулай ук катлаулы метеошартларда 6 сикерүдә 14 см югары техник нәтиҗә күрсәтеп, җиңүче булды.
Ярышлар кысаларында уйнатылган «Skydefender» Кубогында Анджела Говорова 20 мм читкә тайпылу күрсәтте. Ветераннарның күптөрле ярышлары һәм «Әбиләр» номинациясендә сикерүләр спортчыга тагын көмеш һәм алтын медальләр китерде.
Белешмәләр өчен: Җиргә төшү төгәллегенә сикерүләр 900-1.100 метр биеклектән 4 кешелек төркемдә башкарыла. Спортчы парашютны ачканнан соң җилнең якынча юнәлешен билгеләргә һәм үз эшен 2 сантиметр диаметрлы, ә «Skydefender» Кубогында 5 мм диаметрлы максатка төгәл төшәрлек итеп исәпләргә тиеш. Спортчы электродатчик үзәгенә нәтиҗәләр таблосына төшкәндә 0 см яна.