Сергей Демин-стендка ату буенча Россия чемпионы

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Стендка ату буенча Россия шәхси чемпионатының икенче медаль көне Татарстан Республикасы җыелма командасы өчен бик уңышлы булды. Спортчылар 4 медаль яулады, шул исәптән – 1 югары дәрәҗәдәге медаль.

Күнегүдә «Скит. Ирләр» мактау пьедесталының беренче баскычына икенче ел рәттән Сергей Демин күтәрелде. Квалификациядә спортчы 120/125не тидергән, ранжир өчен атышта 5 тапкыр аткан, ярымфиналда 27 тәлинкәне ваткан һәм финалга чыккан. Алтын матчта ул Курган өлкәсеннән Роман Сенцовны җиңде, 35-33.

Хатын-кызлар скитында көмеш медаль иясе Дарья Леомцева булды, алтын өчен көрәштә ул 1 тапкыр төгәл атуга оттырды.

Призлы өчлеккә бер адымда спортчылар төркеме тукталды: Зилә Батыршина - 4 урын, Екатерина Комарова - 5 урын, Салават Садыйков - 6 урын, Алина Фазылҗанова, Илья Кушагин - 7 урын, Герман Теленин - 8 урын.

Микстта траншея стендында бронза медальләрне Кирилл Багров/Екатерина Субботина (142 (1)+6) һәм Артем Копыстынский/Полина Князева (142(0)+6) оттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International