Узган ялларда Татарстан башкаласында фигуралы шуучы, Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры Евгения Медведева булды. Спортчы «Урам» экстрим-паркында узган «Беренчеләр Хәрәкәте» спорт проектлары финалында кунакта булды.
Ярышлар мәйданчыкларын йөреп чыкканда, кунак бер сынауда катнашты. Евгения «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының махсус җиһазландырылган мобиль мәйданчыгында ГТО нормативларын үтәде. Аның чаралары «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Спортчы алга таба иелде, урыннан озынлыкка сикерде, идәндә яткан килеш кулларын бөгеп һәм җәеп җибәрде, аркада яткан килеш гәүдәсен күтәрде. Һәр этапта ГТО федераль операторы һәм Казан шәһәренең тест үзәкләре белгечләре инструктаж үткәрде.
Сүз уңаеннан, ГТО хәрәкәтенә бу ялларда экстрим-паркның барлык кунаклары да кушыла алды. Мәйданчык ял көннәрендә дә эшләде. Биредә теләгән һәркем нормативлар белән таныша һәм үз көчен тикшерә алды. Аның эшләү дәверендә Россиянең 33 субъектыннан вәкилләр үз сәләтләрен күрсәттеләр.