Бадминтон буенча Татарстан җыелма командасы Россия укучылары Спартакиадасының бронза призеры булды

2024 елның 9 июле, сишәмбе

1-7 июль көннәрендә Раменское шәһәрендә Россия укучыларының бадминтон буенча XII җәйге Спартакиадасы булып узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры килә.

Татарстан Республикасы җыелма командасы ярышларда гомумкоманда сынавында 3 урынны алды. Бадминтончылар 5 бронза медаль яулады:

- Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Алексеевск районы урта мәктәбендә тәрбияләнүче Данила Барков медаль иясе булды;

- Ир-атлар арасында парлы разрядта берьюлы 2 өченче урынны Данила Барков, Ислам Ризванов һәм Матвей Андреяшин, Рушан Хәбибуллин алды.;

- Хатын-кызлар арасында парлы разрядта Виталина Кузьмина һәм Александра Херувимова бронза медальгә лаек булдылар;

- Катнаш разрядта мактау пьедесталына Ф.Г. Вәлиевның ОРССМ бадминтон буенча тәрбияләнүче Мария Назаревич белән Данила Барков күтәрелде.

Укучыларның бадминтон буенча Спартакиадасында Россиянең 25 төбәгеннән барлыгы 170 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International