Казанда 13-16 яшьлек кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Россия яшьләре» бөтенроссия ярышларының башлангыч этабы тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, турнир «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп үткәрелә һәм укучыларның җәйге Спартакиадасына сайлап алу булып тора.
«Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Татарстан Республикасы командасы төркемчәдә 1 нче урыннан ярымфиналга чыкты.
11 июльдә кызлар финалга чыгу өчен көрәшәчәк. 16:50дә чирәмдәге хоккей үзәге кырында команда Краснодар төбәге җыелмасына каршы уйнаячак.