Башкортстан Республикасында IX Бөтенроссия җәйге Универсиада узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы исеменнән Идел буе спорт һәм туризм университеты бадминтончылары чыгыш ясады. Команда составында Галиханов Нияз (1 курс); Гущин Иван (3 курс); Мулеев Никита (3 курс); Галиәхмәтова Регина (1 магистратура курсы); Галиева Регина (3 курс); Малыгина Мария (2 магистратура курсы) чыгыш ясады.
Ярымфиналда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары 3:2 исәбе белән Түбән Новгородның Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт милли тикшеренү университеты командасын җиңеп чыгалар. Ә финалда Мәскәү ГЦОЛИФК университеты белән очрашалар, 3:1 исәбе белән җиңү яулыйлар.
Белешмә өчен:
Бөтенроссия Универсиадасы – Россиядә студентларның төп спорт вакыйгасы. Җәйге спорт төрләре буенча ярышлар тугызынчы тапкыр үткәрелә. 2024 елда Универсиада Башкортостан Республикасында 15 июньнән 27 июльгә кадәр 14 спорт төре буенча уза: бадминтон, бокс, волейбол, гандбол, дзюдо, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, регби, самбо, спорт көрәше, спорт ориентирлашу, тхэквондо, шахмат.