Краснодарда 11-19 июльдә 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында волейбол буенча 2024 елгы Россия укучыларының XII җәйге Спартакиадасының финал уеннары узды.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән сайлап алу этапларын узган 12 иң көчле команда катнашты.
Татарстан Республикасы яшүсмерләр җыелма командасы (баш тренеры Руслан Насыйров) финал уенында гына Мәскәү командасыннан (тренеры Антонина Әхтәмова) калышып, икенче урынны алды һәм көмеш медальләр яулады.
Менә алар, безнең көмеш призерлар-Казан, Яр Чаллы, Арча һәм Чистай спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр.
Өченче урынны Белгород өлкәсе командасы алды (тренеры Юрий Тетюхин)
Спартакиаданың символик җыелмасына Татарстан Республикасы җыелма командасы уенчылары Константин Борисов һәм Михаил Рыков керде.