Казанның динамочылары – Россия җыелмасында

2024 елның 19 июле, җомга

Казанның «Динамо-Ак Барс» хоккейчылары Россия җыелма командасы һәм юниорлар җыелма командасы составында «Дуслык Кубогы»нда уйнаячак.

Шушы көннәрдә Россиянең җыелма командалары Беларусь Республикасына юл тотачак. Анда 23-28 июльдә чирәмдәге хоккей буенча «Дуслык кубогы» халыкара турниры узачак. Ярышларда милли җыелма командалар һәм U-21 юниорлар җыелма командалары катнашачак.

Минскига барлыгы 16 казан динамовчылары – 13 уенчы һәм 3 тренер – юл тотачак:.

Россиянең төп җыелмасына «Динамо-Ак Барс»ның 8 хоккейчысы чакырылган: капкачылар Иван Ожерельев һәм Андрей Серебряков, сакчылар Георгий Арусия һәм Евгений Артемов, ярымсакчылар Иван Луцевич һәм Денис Стариенко, һөҗүмче Павел Голубев һәм Алексей Соболевский.

Безнең милли команданың тренерлар штабы тулысынча Казанның «Динамо-Ак Барс» командасыннан тора. Аны баш тренер Араик Маргарян җитәкли, аңа тренерлар Артур Маргарян һәм Тимур Тимашков ярдәм итә.

Казанның тагын 5 Динамо уенчысы «яшьләр» өчен чыгыш ясаячак: сакчылар Тимур Сусеков һәм Руслан Әмиров, ярымсакчы Дмитрий Береза, һөҗүмчеләр Даниил Гусаров һәм Артур Әхмәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International