Казанда «Төнге Казан» йөгерешен уздыру чорына транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр

2024 елның 19 июле, җомга

27 июльдән 28енә каршы төндә Казанда «Төнге Казан» җиңел атлетика йөгереше уздырылу сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле карар шәһәр Мэриясе сайтында бастырылган.

Чикләүләр түбәндәге урамнарга кагылачак:

- 27.07.2024 23:30тан 28.07.2024 00:40ка кадәр Кремль дамбасында (Батурин урамыннан Декабристлар урамына кадәр юнәлештә, хәрәкәт тулысынча чикләнә);

- 27.07.2024 23:30тан 28.07.2024 00:40ка кадәр Декабристлар урамы буйлап (Кремль дамбасыннан с. Хәким урамына кадәр, хәрәкәт тулысынча чикләнә);

- 27.07.2024 23:30тан 28.07.2024 00:40ка кадәр Декабристлар урамы буенча (С. Хәким урамыннан Кремль дамбасына кадәр юнәлештә, хәрәкәт тулысынча чикләнә);

- 27.07.2024 23:30тан 28.07.2024 01:00гә кадәр Кремль дамбасында (Декабристлар урамыннан Кремль яр буена кадәр юнәлештә, хәрәкәт тулысынча чикләнә);

- 27.07.2024 23:00 сәгатьтән 28.07.2024 01:30ка кадәр Кремль яр буенда (Батурин урамыннан Сәет Галиев урамына кадәр юнәлештә, хәрәкәтнең ике юнәлеше туктатыла);

- 27.07.2024 23:00 сәгатьтән 28.07.2024 01:30 сәгатькә кадәр  Батурин урамы буйлап (Федосеев урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр юнәлештә, ике юнәлештә хәрәкәт туктатыла);

- 27.07.2024 23:00 дән 28.07.2024 01:30 сәгатькә кадәр Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр автомобиль юлы буйлап (Меңьеллык мәйданы), хәрәкәтнең ике юнәлеше туктатыла.

Яңалыкларны күзәтеп тору өчен оештыручының социаль челтәрләренә — Telegram-каналга һәм Вконтакте төркеменә язылырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International