27 июльдән 28енә каршы төндә Татарстан башкаласында «Төнге Казан» узышы узачак. Бүгенге көндә әлеге чарага 3000нән артык спортчы теркәлгән. Аларның берсе – Джиро д'Италия, Тур де Франс, күп көнлек тур Романдия җиңүчесе, вакытка шәхси узышта 2013 һәм 2017 елгы Россия чемпионы, Россия шоссе велосипедчысы Илнур Зәкәрин. Илнур 5 км дистанциядә старт алачак.
«Мин Татарстанда тудым һәм үстем һәм төнге йөгерү булачагын белгәч, шунда ук старт алырга булдым. Гадәти режимда күнегүләр ясаячакмын һәм йокы белән тәҗрибәләр ясамаячакмын. Супер нәтиҗәгә өметләнмим. Максат – төнге Казанны карау һәм атмосфера белән тулылану. Хатынымны үзем белән алам да, бик шәп вакыт уздырырбыз. Бик шәп булыр дип ышанам!»,- дип шәрехли Илнур Зәкәрин.
Катнашучылар өчен 5 км һәм 10 км дистанцияләр бар. Аларга яшь буенча 18+ чикләве бар. Әмма оештыручылар 3 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге спортчылар өчен дә ярышлар – TIMERKIDS 300 һәм 600 метрга һәм 1 км га йөгерү турында уйладылар. Теркәлү 24 июльгә кадәр https://timerman.org сайтында дәвам итәчәк.