Липецк шәһәрендә стендка ату буенча Россия Кубогының 6 этабы тәмамлана. Ярышларның соңгы көненнән алдагы көнендә Татарстан спортчысы Салават Садыйков пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.
Квалификациядә Саба мәктәбендә тәрбияләнүче 125 атуның 118ен бәреп төшерде һәм ранжир өчен атышуда 2-1 исәбе белән җиңде. Ярымфиналда спортчы 28 төгәл ату ясаган һәм 31-36 исәбе белән 1 урынны Курган өлкәсеннән Роман Сенцовка бирде.
Сүз уңаеннан, Салават Садыйков «Сабантуй» ату мәйданчыгында тренер Юрий Алексеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Тагын ике татарстанлы Кубокта катнашты, әмма чыгышларын медальсез тәмамлады. Тимур Ананьенок 6 нчы, Петр Егоров 7 нче урынны алды.