21 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә Россия Герое М.Н.Евтюхин истәлегенә багышланган парашют спорты буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Татарстан спортчылары Татарстан Республикасына шәхси һәм команда зачетларында медальләр китерделәр.
Турнирда 54 спортчы, 18 команда катнашты. Пачколин Вячеслав, Говорова Анджела, Хөснуллин Илнурдан торган Татарстан Республикасы парашютчылары командасы, Ленинград хәрби округы хәрби хезмәткәрләре командасыннан 4 см гына калышып, төркемчә төгәллек буенча мактаулы 2 нче урынны алды.
Халыкара класслы спорт мастеры Анджела Говорова, биш сикерүдә 12 см җыеп, көмеш медаль яулады, Россиянең спорт мастеры Вячеслав Пачколин — 4, КМС Илнур Хөснуллин — 11.
Шулай ук безнең спортчы юниор Максим Комлев юниорлар зачетында дүртенче булды һәм икенче разряд нормативын үтәде.