22 июльдә Алабуга районының Хлыстово авылында өлкәннәр һәм балалар арасында, шулай ук «Хлыстово» ФСК килүчеләр арасында ГТО нормативлары тапшырылды.
Чара «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Катнашучылар гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөкләү/турайту кебек нормативларны үтәделәр.
Катнашучыларның күбесе барлык сынауларны да уңышлы үтәде. Хәзер алар ГТО аерымлык билгесен алуга дәгъва итә алалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшьтән үк ГТО комплексын кертү сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм үсеп килүче буын тормышына спорт һәм физик активлык кертүгә ярдәм итә.