Татарстанлылар 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең беренче медальләрен яуладылар. Турнир 19 июльдән 21 июльгә кадәр Брянскида уза.
1500 метрга йөгерүдә Владислав Цедилкин көмеш призер булды. Ул дистанцияне 3 минут 46,64 секундта йөгереп үтте. Спортчының тренеры – Игорь Леонидович Павлов.
Җидебәйгедә Владислава Титова бронза медаль алды. Ул 5062 очко җыйды. Тренер – Ирина Анатольевна Вострикова.